“Кол Шәриф” мәчетендәге мөселман дин әһелләрен закон көченә кертү йөзеннән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Уставы белән яраклаштырып, “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Казан Кремле” Фонды арасында килешү төзелде. Әлеге килешү нигезендә ТР мөфтие И.Фәйзов “Кол Шәриф” мәчетендә дини гыйбадәтләрне алып бару өчен Рамил хәзрәт Йонысов һәм Сөләйман хәзрәт Зариповны билгеләде.