2012 елның 3 апрелендә Яшел Үзән районының имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Норлат авылындагы Ятим балалар йортында булып кайты. Очрашуда хәзрәт балаларга вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде.
Бүгенге көндә балалар йортында 48 бала тәрбияләнә, шуның 8-е мәчеткә йөри. Шунысы зур әһәмияткә ия: балалар 5 тапкыр намаз укыйлар, биредә алар өчен махсус намаз бүлмәсе дә ачылган. Очрашу ахырында хәзрәт балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.