2012 елның 22 мартында Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов ТР инвестицион үсеш Агентлыгы инициативасы буенча оештырылган мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар "IV Халыкара саммит: Россия һәм ислам хезмәттәшлеге оешмалары илләренең икътисадый хезмәттәшлеге" һәм KAZANHALAL 2012 Халыкара күргәзмә-ярминкәсенә әзерлек һәм катнашу турында фикер алыштылар. Шулай ук хезмәттәшлекең юллары һәм төп юнәлешләре билгеләнде.
Киңәшмәдә ҮДО - ТР МДНнең "Хәләл" стандартлары Комитеты, "Вакф" Фонды, ТР МДН каршындагы мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе вәкилләре һәм башка оешмалар катнашты.