21 мартта Яшел Үзән шәһәренең 21нче балалар бакчасында “Язны каршы алу” чарасы үткән. Үткәрелгән чарада район имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин һәм аның ярдәмчесе Рамил хәзрәт Зәйнуллин да катнашкан.
“Әлеге балалар бакчасына күбесенчә рус милләтеннән булган балалар йөри, ләкин шунысы куанычлы – балалар, нинди милләттән булуларына карамастан, республикабызның ике дәүләт телен дә яхшы беләләр, икесендә дә иркен аралашалар. Яшь буынны бер-берсенә карата ихтирам хисләре белән тәрбияләү, толерант булырга өйрәтү бик тә зарур. Әлеге бурычны балалар бакчасыннан ук үти башласак, киләчәктә нәтиҗәлрен дә күрербез”, дип билгеләп үтте районның имам-мөхтәсибе.