2012 елның 18 февралендә шәһәр тибындагы Урыссу поселыгы мәдәният йортында “Рухи кыйммәтләребезне - халыкка” шигаре астындагы спектакльләр куелды. Спектакльләрдә Ютазы районының иҗат коллективлары катнашты. Беренче урын шәһәр тибындагы Урыссу поселыгының Татар гимназиясенә бирелде, икенче урын – “Фәнис” мәдрәсәсенә, өченче урынга Акбаш авылы коллективы лаек дип табылды.
2012 елның мартында Татар гимназиясе Баулы, Бөгелмә, Ленинногорск районнары арасында Ютазы районының данын яклаячак. Күрсәтелгән спектакльләр аркылы тамашачылар татар халкының һәм ислам диненең гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныша алдылар.