Бүгенге көндә Татарстанның мөселман дини белем бирү учреждениеләрендә (мәдрәсәләрдә) ислам дине фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиадалар, Казан мәдрәсәләрен исәпкә алмаганда, үткәрелми диярлек.
Бөтен Россия дәрәҗәсендәге олимпиада һәр елны (2008 елдан башлап) Россия ислам университеты тарафыннан үткәрелә. Олимпиада илебезнең мөселман дини уку йортларында белем алучы студентларны җыя.
Шуңа бәйле рәвештә, студентларның өлгерешен арттыру һәм аларны фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз Татарстан мәдрәсәләрендә олимпиадаларны түбәндәге тәртиптә үткәрү боерыгы бирелгән 113 номерлы фәрманны имзалады (ул 2012 елның 14 мартыннан гамәлгә керде):
– март аенда мәдрәсәләрнең үзләрендә олимпиадалар үтә;
– апрельдә өч фән (предмет) – гакыйдә (догматика), фикъһе (ислам хокукы) һәм гарәп теле буенча Республика олимпиадасын оештырырга;
– май аенда РИУ оештырган Бөтенроссия олимпиадасын үткәрү эшендә катнашырга.