2012 елның 14 мартында ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты. Мөфти, Диния нәзарәте делегациясенең Төркиягә эшлекле сәфәрен оештырып, Төркия Республикасының дини эшләр идарәсе эшчәнлеге белән таныштырганга, консулга рәхмәтен җиткерде. Шулай ук Мөфти консул белән Төркия мөфтие Мәхмәт Гермезны 2012 елда Татарстанга чакыру турында да сөйләштеләр.