2012 елның 11 мартында Казан шәһәренең Идел буе районындагы 136нчы номерлы мәктәбендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында гандбол буенча ярышлар үткәрде. Үткәрелгән чарада Норлат, Чистай, Ютазы, Яңа Чишмә, Буа, Актаныш, Менделеевск, Зәй, Питрәч, Мөслим, Сарман, Алабуга, шулай ук Казан шәһәре спорсменнары катнашты.
1 урынны – Россия ислам институты, 2 урынны – Чистай шәһәре командасы, 3 урынны ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә командасы алды.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.