2012 елның 2 мартында Сарман районы үзәк мәчетендә мөхтәсибәт җыелышы үтте, үткәрелгән чарада 200дән артык кеше катнашты. Җыелышта сайтка исем кую буенча фикер алыштылар. Башта www.islam-sarmanovo.ucoz.ru дип куярга уйласалар, соңыннан www.sarmannur.ru исемендә тукталганнар. Сайт үзенең эшчәнлеген 3 мартта башлап җибәргән. Биредә район мәчетләре һәм имамнар турында тулы мәгълүмат урнаштырылыр дип көтелә, шулай дингә бәйле чаралардан фоторепортажлар да куелып барылачак. Район имам-мөхтәсибе Сәгыйт хәзрәт Хаков сүзләренә караганда, райондагы мәчет һәм мәдрәсәләрнең тарихларын яхшы белгән кешеләр дә табылган, алар киләчәктә әлеге сайтта үзләренең сәхифәләрен булдырачаклар. “Элек безнең районда нибары ике мәдрәсә генә бар иде: Яхшыбай һәм Шыгай авылы мәдрәсәләре. Олугъ дин әһеле, галим Ризаэтдин Фәхретдиннең әнисе тамырлары белән безнең районнан, мәдрәсәләребез дә аның аркасында гына эшчәнлеген дәвам иткән. Яхшыбай авылында әлегәчә ике катлы мәдрәсә бинасы сакланган, киләчәктә без аны мөселман җәмгыятенә мәчет буларак кайтарып бирергә ниятлибез”, ди Сәгыйт хәзрәт. Бүген үзәк мәчеттә район мөслимәләре җыелышы үтә, биредә шушы ай эчендә буласы чаралар каралачак. Мөселман яшьләре шулай ук районның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, мохтаҗларга һәм өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтәләр.
Сарман мөхтәсибәтенең үз сайты ачылды
07 март 2012 ел 13:55

Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына бурычлар билгеләде
01 февраль 2023 ел 17:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы