ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Зәкәт” Хәйрия Фонды Мәүлид аена багышлап, мохтаҗларга, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, инвалидларга, ятим һәм ялгыз кешеләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән, хәйрия акциясе уздырган иде. Акция уңышлы гына тәмамланды! Акция дәвамында мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары таратылды. Чын күңелдән “Күмәч-кондитерлык комбинаты” ААҖнә, “Идел сөт комбинаты” ҖЧҖнә, “Сарман-ит” Компания”се авыл хуҗалыгының җитештерүче кооперативына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, алга таба эшләрендә уңышлар теләп калабыз!
“Кайсыгызның кулы җылы” акциясенә йомгак ясалды
07 март 2012 ел 10:37

Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы