6 мартта Әнкарада Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Россия Федерациясенең Төркия Җөмһүриятендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский белән очрашты. Очрашу барышында Россия һәм Төркиянең дини хезмәттәшлеге буенча фикер алышынды һәм киләчәктә бердәм хезмәттәшлек юллары каралып үтте. Әлеге чарада шулай ук ТРның дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин һәм Татарстан Республикасының Төркия Җөмһүриятендәге Вәкаләтле вәкиле Радик Гиматдинов да катнашты.