РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе Ульян өлкәсендә үзенең филиалын ачты. Оештыру җыелышында МЭА Шурасы әгъзалары, Ульян өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Вильдан Зиннуров, Ульян өлкәсе Мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов, “Болгар-Яңарыш” оешма шурасы рәисе Шәүкәт Богданов, “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Илдар Сафиуллин, Ульян өлкәсенең “Яңа дулкын” Татар яшьләре Берлеге рәисе Марат Хәйруллин, “Туган тел” оешмасы җитәкчесе, милли-мәдәни диаспора вәкилләре, Ульян өлкәсе эшмәкәрләре катнашты.
Филиал ачу идеясе бертавыштан хупланды. Катнашучылар шулай ук филиалның максат һәм бурычларын билгеләделәр, президент һәм шура әгъзаларын сайлау өчен комиссия булдырылды.