24нче февральдә Сарман мөхтәсибәтендә “Коръән бәйгесе” башланып китте. Бәйге март урталарына кадәр дәвам итәчәк. Беренче этапта мәктәпкәчә яшьтәге “Бәрәкәт” балалар мәйданчыгына йөрүче сабыйлар катнашты. Исегезгә төшерәбез, Сарман мөхтәсибәте каршында 2009 елдан бирле “Бәрәкәт” балалар мәйданчыгы эшләп килә. Атна буена сабыйлар татар теле, гарәп теле, әхлак дәресләре буенча сабаклар ала, төрле кызыклы уеннарда катнашалар. Әлеге мәйданчыкка йөрүче сабыйлар “Коръән бәйгесе”ндә дә катнашканнар. Башлангыч сыйныф укучылары да әлеге бәйгедә бик теләп көч сынашканнар, 1 мартта мәктәп укучылары арасында бәйге дәвам итәчәк.
“Коръән бәйгесе”ндә катнашучыларның иң яшенә 2 яшь ярым булса, иң өлкәне 9нчы дистәсен ваклый.
“Узган елга караганда, бәйгедә катнашырга теләүчеләр күбрәк. Шуңа да бәйге март ахырында гына тәмамланачак”, дип билгеләп үтте Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәгыйт хәзрәт Хаков.
Мөхтәсиб хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә интернетта Сарман мөхтәсибәтенең үзенең сайты да эшли башлаячак. Сайтның адресы, эшли башлау вакыты турында Диния нәзарәте сайтында тиздән хәбәр ителәчәк.