Бүген, 27 февральдә Татарстанның Мамадыш районы Кызыл Тау авылында мәхәллә оештыру һәм мәчет төзү мәсьәләсе уңаеннан җыелыш узды. Җыелышта авыл һәм район администрацияләре вәкилләре, җирле имамнар һәм районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев катнашты.
«Мәчет төзелеше җирле эшкуар Радик Дамир улы Низамов ярдәме белән алып барылачак, – ди Илһам хәзрәт. – Авыл советы мәчет өчен җир кишәрлеге бүлеп бирде. Хәзер төзелешкә әзерлек эшләре алып барыла, мәчет проекты төзелә. Яңа мәчеткә имам итеп Габдрахман хәзрәт Хәбибуллинны билгеләргә ниятлибез».