Казан шәһәренең "Госмания" мәктәбе коллективы шатлыклы хәбәрләр җиткерде - гарәп теле буенча республика олимпиадасында ИКЕНЧЕ урынны алдылар. Әлеге олимпиада нәтиҗәләре буенча мәктәп ТР фән һәм мәгариф министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде. Гарәп теле буенча республика олимпиадасында җиңүче Дипломы белән 9 сыйныф укучысы Наилә Сабирова , призер буларак 7 сыйныф укучысы Зәйнәп Шәһвәлиева бүләкләнде. Гарәп теле укытучысы Рәисә Гыйльмановага, алдынгы укучыларны әзерләве өчен, Мактау кәгазе тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының "Госмания" урта гыйлем бирү мәктәбенең учредителе- ТР МДН.