Г.Камал театры директоры Шамил Зиннур улы Закиров вафат булу сәбәпле Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның кайгы уртаклашуы
ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Зиннур улы Закиров арабыздан вакытсыз китүе сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.
Шамил Зиннур улының арабыздан китүе – татар театры өчен генә түгел, бөтен татар халкы, милләтебез һәм динебез өчен зур югалту. Ул татар халкының милли сәнгате үсешенә үзеннән бәһасез өлеш керткән олуг шәхесләребезнең берсе иде. Һәрбарчабызның да күңеленә олы йөрәкле, ислас, милләт өчен җан атып яшәүче чын кеше буларак кереп калды, үзенең тыйнак һәм сабырлыгы белән күпләргә үрнәк була белде.
Аллаһы Тәгалә Шамил Зиннур улының туганнарына, хезмәттәшләренә сабырлык насыйп әйләсен. Татар халкын мондый зур югалтулардан, бәла-казалардан сакласа иде.
Үзәкләшкән дини оешма –
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ