2012 елның 26 февралендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышлары буенча республика ярышлары үткәрде.
Ярышларның төп максаты – яшьләр арасында физик тәрбия һәм спортны популярлаштыру, кышкы спорт төрләренә тарту; ТР МДНнең физик-сәламәтләндерү эшчнәлеген арттыру, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны тарату, Диния нәзарәте астында чаңгы спорт төре буенча команда туплау.
Ярышлар Казан шәһәре Идел буе районының 136нчы номерлы мәктәбендә үттеләр. Норлат, Чистай, Ютазы, Яңа Чишмә, Буа, Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Зәй, Апас, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары, шулай ук Казан шәһәре спортсменнары катнашты.
Беренче урынны РИИның әзерлек бүлеге студенты Самат Мөхлисов алды. Икенче урын Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең 4 курс студенты Марат Галиевка, өчен урын Яңа Чишмәдән Салават Мөхлисовка бирелде.
Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.