Мәүлид аена багышланган хәйрия акциясе кысаларында, 2012 елның 21 февралендә “Зәкәт” Хәйрия Фонды тарафыннан мохтаҗлар өчен “Биләр” кафесында Хәйрия ашы үткәрелде. Әлеге чарага ялгыз яшәүче өлкәннәр, сукырлар, аз керемле гаиләләр, ятимнәр, күп балалы әниләр килгән иде. Кунаклар каршында сәламләү сүзе белән “Зәкәт” Хәйрия Фондының генераль директоры Рөстәм Ясәвиев чыгыш ясады. Чарада катнашучыларга татар милли ашлары тәкъдим ителде. Очрашу дустанә һәм җылы аралашуга әйләнде.
“Зәкәт” Хәйрия Фонды катнашучылар исеменнән “Биләр” кафесының генераль директоры Булат Роберт улы Нагаевка һәм чараны оештырырга ярдәм иткән барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәт җиткерәбез. Барлык кылган изгелекләрегез кабуллардан булса иде!