2012 елның 24 февралендә Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе эшлекле киңәшмәдә хаҗи костюмының моделен ясау буенча конкурс оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алышырга планлаштыра. Чарада катнашырга теләгән дизайнер һәм модельерларны Диния нәзарәте бинасында (Лобачевский урамы, 6/27) көтеп калалар. Башлану вакыты: 18.00. Киңәшмәдә Ассоциация әгъзалары, Мәккә һәм Мәдинә җирләренә хаҗ сәфәрен оештыру белән шөгыльләнүче туристлык операторлары вәкилләре һәм хаҗилар катнашыр, дип көтелә.
27 февральдә исә Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) туган көненә багышлап, Мәүлид кичәсе уздырырга ниятли. Чара Ульяновск шәһәрендәге «Биләр» мәдрәсәсендә узачак. Кичә 18.00 да башланачак.
Белешмәләр өчен телефон: 89872639889