ТР Мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы уңаеннан игълан ителгән Коръән укучылар бәйгесенең район этабы башланып китте. Беренче этапта республиканың бөтен районнарын колачлаячак әлеге бәйгене иң беренче булып 19 февральдә Алабуга районы мөхтәсибәте үткәрде.
Конкурста 17 кеше катнашты. Алар 3 яшь категориясенә бүленеп ярышты:
- 5 яшькәчә балалар;
- 5 – 10 яшьтәге балалар;
- 10 – 15 яшьтәге балалар.
Нәтиҗәдә, тугыз катнашучы җиңүчеләр, дип табылды. Бәйге иң осталарны бүләкләү һәм бөтен катнашучылар өчен чәй табыны белән тәмамланды. Табын артында балаларга Коръәннең кыйммәте хакында вәгазь сөйләнелде, Татарстанда Коръән елы үткәрү турында мәгълүмат җиткерелде.