2012 елның 24 февралендә көндезге 10 да ТР Кукмара районы Түбән Үрәс авылында мәчет ачылу тантанасы узачак. Чарага Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та чакырулы. Районның имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, мәчет җирле халык һәм Кукмара районы администрациясе башлыгы Рауиль Рәхмәтуллинның зур ярдәме белән төзелгән.