17 февральдә ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәйзов республиканың Яңа Чишмә һәм Норлат районнарында, 18 февральдә – Чирмешән, Аксубай, Әлки һәм Спас районнарында булып кайтты. Шулай итеп, 2 атна эчендә мөфти Татарстанның бөтен районнарында булды, җирле имамнар һәм администрация вәкилләре белән очрашты. Эшлекле очрашулар вакытында Илдус хәзрәт Мәүлидләр укыды, хәзрәтләрне борчыган сорауларга җавап бирде, Диния нәзарәтенең киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Исегезгә төшерәбез, әлеге эшлекле сәфәр Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Коръән елы кысаларында оештырылды.