Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров хәбәр итүенчә, 15 февральдә районның үзәк музеенда җирле сәнгать үзәге хезмәткәре, мәдрәсә мөгаллимәсе Әлфия Нурмөхәммәтованың рәсемнәр һәм шәмаильләр күргәзмәсе ачылган. Күргәзмә Мәүлид ае уңаеннан оештырылган. Ай ахырына кадәр рәсемнәр һәам шәмаильләр белән теләгән һәркем таныша ала.
10 февральдә район Эчке эшләр бүлегендә җирле җәмәгать палатасы (Равил хәзрәт – аның әгъзасы) утырышы узган. Утырышта башка мәсьәләләр белән бергә яшьләр арасында әхлакый тәрбияне арттыру мәсьәләсе дә каралган.