16 февральдә Бөгелмә, Ютазы һәм Баулы районы администрация вәкилләре, авыл җирлеге җитәкчеләре һәм имамнары катнашында җыелыш үтте. Үткәрелгән чарада берничә мөһим мәсьәлә тикшерелде. ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов татар халкы тарихына тукталып үтте, татарларның халык һәм милләт буларак сакланып кала алуында динилек зур йогынты ясавына басым ясады. Шулай ук Илдус хәзрәт ислам кыйммәтләрен һәм традицияләрен буыннан-буынга тапшыруда әби-бабайларның урынын билгеләде.
Үзенең чыгышыннан соң, Мөфти Бөгелмә, Ютазы һәм Баулы имам-мөхтәсибләренә шаһәдатнамәләр тапшырды.