2012 елның 9 февралендә Арча районында, ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзовның катнашлыгында, район имамнарының чираттагы утырышы үтте. Үткәрелгән чарада дини мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, агымдагы айга якынча план төзелде, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (сгв) туган аена багышлап вәгазь сөйләнде. Район имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев район аксакалларын һәм абыстайларны юбилейлары белән котлады. Мөхтәсиб сүзләренә караганда, 18 февральдә районның Үзәк сәнгать мәктәбендә җирле халык белән очрашу үтәчәк, әлеге чарада “Шамил” мәчете имам-хатыйбы, ТРның башкала регионы казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновның да катнашуы көтелә.
“Бүгенге көндә район авылларында Мәүлид аена багышланган чаралар үтә, 25 мартта район һәм авыл мәдрәсә шәкертләре арасында шәригать канунннары буенча бәйге оештырылачак”, дип билгеләп үтте Раил хәзрәт.