16 февральдә Россия ислам университетында (Газ урамы, 19) “Гакыйдә” фәне буенча ачык дәрес узачак. Мөгаллим – ТР МДН рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов. Чарада шулай ук Казанның башка дини уку йортлары – Казан ислам көллияте, “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәләр укытучылары да катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, башкаладагы дини уку йортларында Диния нәзарәте башлангычында оештырылган ачык дәресләр циклы 7 февральдә Казан ислам көллиятендә “Коръән тәфсире” фәне буенча дәрес үткәрү белән башланып китте. Февраль ахырына кадәр ачык дәресләр Казандагы тагын 2 уку йортында – “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәләрдә узачак.
Башлану вакыты: 10.00.