2012 елның 14 февралендә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте хезмәткәрләре “Апрель” реабилитацион үзәгенә барып, сабыйларның туган көннәренә багышланган бәйрәм чарасы үткәреп кайттылар. “Апрель”да “Туган көн” исемендәге әлеге чараны үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Үткәрелгән чарада "Апрель" тернәкләндерү үзәге җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, балалар һәм аларның әти-әниләре, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова, яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов, Мәдәният һәм сәнгать институты студентлары катнашты.
Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова: "Мондый чараларны үткәрү үзебез өчен дә зур вакыйга булып тора, балаларның йөзләрендә шатлык күрү - икеләтә бәхет", дип билгеләп үтте һәм туган көннәре кышкы айларга туры килгән балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.