Ставрополь крае мөфтие урынбасары Корман хәзрәт Исмәгыйлев фаҗигале рәвештә вафат булу сәбәпле, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсе, якыннары һәм әлеге төбәктә яшәүче барлык мөселманнарның кайгысын уртаклашам. Әлеге шәхес күп еллар дәвамында мөселман өммәте өчен тырыш хезмәте белән аерылып торды. Якын кешеңне югалту – һәрвакыт зур фаҗига. Ислам дине, мөселманнар өчен янып яшәгән кешенең шулай кинәттән арабыздан китүе - тагын да авыррак.
Без сезнең белән бергә изге гамәлләре бәрабәренә Корман хәзрәтнең ахыр урыннарын җәннәттә кылуын сорап, Бөек Раббыбызга дога кылабыз, Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнең гаиләсенә бу кайгыны күтәрергә көч бирүен сорыйбыз.
ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти
Илдус хәзрәт Фәйзов