2012 елның 6 февралендә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ҖҮФХ) белән бәйләнешне координацияләү бүлеге ҖҮФХ учреждениеләренә керү хокуклары булган Казан шәһәре имамнары белән җыелыш үткәрде. Киңәшмәдә февраль аена тоткыннар белән эшләү һәм җомга намазларын үткәрү буенча билгеле бер график билгеләнде.
7 февральдә бүлек хезмәткәрләре 2нче номерлы ТКнә (төзәтү колонияләрен) барып, “Исламда әхлак” темасына лекция укып кайттылар.8 февральдә 18нче номерлы ТКндә – “Фикһ” буенча, 9 февральдә 19нчы ТКндә “Зәкәт” буенча лекция укылды.
10 февральдә бүлек хезмәткәрләре 19нчы ТКнең социаль лифт эшендә катнаштылар. Шул ук көнне “Казан нуры” мәчете имамнары 2нче номерлы ТКндә җомга намазын үткәрделәр һәм 19нчы Казан тәрбия колониясендә лекцияләр укып кайттылар.
Бүлек хезмәткәрләре төзәтү учреждениеләренең җитәкчеләре белән дә очрашып, тоткын мөселманнарга кагылышлы оештыру-көнкүреш проблемалары буенча да фикер алыштылар.
Үткәрелгән чарада Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белән бәйләнешне координацияләү бүлеге җитәкчесе Айрат хәзрәт Зарипов, “Борнай” мәчете имам-хатыйбы Фәрхәд хәзрәт Мәүлетдинов һәм “Казан нуры” мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов катнашты.