2012 елның 12 февралендә Казан ислам көллиятендә ТҖ МДН шахмат һәм шашка уеннары буенча мөселман яшьләре арасында шәһәр ярышлары үткәрде.
Ярышларда “Мәрҗани”, “Өметлеләр”, “Солтан”, “Рамазан”, “Әҗем”, “Ал”, “Әниләр”, “Фәрхәд”, “Хузейфа”, “Борнай”, “Ризван”, “Гадел” мәчетләре, КИК, РИУ, Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә командалары катнашты.
Шахмат буенча 1 урын – “Мәрҗани” мәчетенә, 2 урын – РИУна, 3 урын Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә бирелде.
Шашкалар буенча 1 урынга – КИК, 2 урынга – РИУ, 3 урынга “Ал” мәчете лаек дип табылды.
Җиңүчеләргә дипломнар, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.