2012 елның 8 февралендә Әгерҗе районының “Хәсән” мәчетендә Рабигель-әүвәл аена багышланган Мәүлид кичәсе үткән. Мәчеткә җыелган абыстайлар һәм хәзрәтләр Пәйгамбәребезгә (сгв) багышлап салаватлар әйткәннәр, мөнәҗәтләр укыганнар. Район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Якупов мәхәллә халкына вәгазьләр укыган. “Пәйгамбәребезнең тормыш юлы, үгет-нәсыйхәтләре татар халкы өчен үрнәк яшәү кануны булып тора. Мөселманнар арасында Пәйгамбәребезгә (сгв) багышланган чараларны үткәрү районыбызда күркәм гадәткә әйләнде һәм киләчәктә дә дәвам итәчәк”, дип билгеләп үтте Хәлим хәзрәт.