2012 елның 5 февралендә Алексеевск районында Мәүлид аена багышланган бәйрәм чаралары үтте. Үткәрелгән чарада мәхәллә халкы, район аксакаллары һәм имамнар катнашты. Җыелган халык Пәйгамбәребезнең (сгв) тормыш юлына багышланган вәгазь тыңладылар, салаватлар әйтелде.
Район мөхтәсибе Исламетдин хәзрәт Шәйхетдинов сүзләренә караганда, районда ай буе Рабигель-әүвәл аена багышланган чаралар барган: һәр намаздан соң, Мөхәммәд пәйгамбәребезгә (сгв) багышлап дога һәм салават әйтелгән, вәгазьләр сөйләнгән. Авылларда җирле халык йортларда мәҗлесләр оештырган, Пәйгамбәргә (сгв) багышланган викториналар үткән.