2012 елның 20 февралендә 18.30да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (сгв) багышлап, Мәүлид кичәсе үтәчәк. Чараны оештыручы – ТР мөселманнары Диния нәзарәте.
Кичә программасында: мөнәҗәтләр, нәшидләр башкару, хәзрәтләрнең вәгазьләре, салаватлар һәм мәүледләр әйтү. Әлеге чарада ТҖ МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, ТР Үзәк төбәге казые Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдинов, ТР Төньяк-көнбатыш төбәге казые Сөләйман хәзрәт Зарипов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин катнашачаклар. Шулай ук тамашачы каршында ТРның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, ТРның атказанган артисты ИлСаф, яшь башкаручы Ширин әл-Әнси, “Сорнай” һәм “Җомга” ансамбльләре, Татарстанның Тәтеш районы Келәш авылы балалар коллективы чыгыш ясаячак.
Керү – чакыру билетлары буенча. Аларны Казан мәчетләрендә һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры кассасыннан алып була.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 264-61-58.