3 февральдә “Болгар” мәчетендә Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе утырышы узды. Утырышта 60 тан артык кеше, шул исәптән ТР МДН рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйов та катнашты. Илдус хәзрәт утырышны Коръән аятьләре уку белән башлап җибәрде. Үзенең чыгышында ул Мәүлид аеның мөһимлеге турында сөйләп үтте, аннары эшмәкәрләр белән аралашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Очрашуда шулай ук ассоциация утырышларының даимилеге (шул исәптән мөфти катнашында), аларны үткәрү формасы кебек мәсьәләләр каралды. Ассоциациянең эмблемасын эшмәкәрләр арасында конкурс үткәреп сайларга карар кылынды.
Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Радик Гафуров айгә яисә кварталга бер җыелышып, яңа проектларны карау, тикшерү өчен оешманың шурасын сайларга тәкъдим итте.
Ассоциациянең вице-президенты Гамир Гыйбадуллин катнашучыларны, проектларын оешма аппаратына тапшыру белән генә чикләнеп калмыйча, үзара да хезмәттәшлеккә өндәде.
Шулай ук катнашучыларның берсе Казанда элек алкоголизм һәм наркомания чирләре белән авырган кешеләрне реабилитацияләү өчен пансионат оештыру тәкъдиме белән чыкты. Бу идеяне башка катнашучылар да хуплап чыкты. Илдус хәзрәт, үз чиратында, мондый үзәкне оештыру планнары барлыгы турында әйтте.
Лаеклы дип табылган проектларны грант программаларында катнаштыру фикере дә хупланды.