2012 елның 1 февралендә Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин Ютазы бистәсенең кичке һәм ял көннәрендә үткәрелә торган ислам дине нигезләре буенча курсларда белем алучы шәкертләр белән очрашты. Очрашуда ислам дине буенча уку-укыту системасының үсеш перспективалары, гыйлем алуның кирәклелеге һәм кыймәте турында сүз алып барылды. Дустанә очрашу чәй эчеп, догалар кылып тәмамланды.
Шул ук көнне Марат хәзрәт Ютазы һәм Сигезенче Март авылларында спектакльләр карап кайтты. Көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте игълан иткән Ислам тематикасына багышланган спектакльләр конкурсы халык арасында популярлаша бара. Районда яшәүчеләр үзләрен актер буларак та сынап карый ала, дини белемнәрен дә барлый. Бу – дини, әхлакый үсешкә, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, милли мәдәниятне саклауга үзенә күрә зур бер адым.