Шушы исем астындагы акция башлану турында Мамадыш мөселман яшьләренең «Сәлам» клубы хәбәр итә. Бәйли белүче яки бәйләгән әйберләр белән ярдәм итә алырлык һәр кеше акциядә катнаша ала. Бяләйләр, оекбашлар һәм башка җылы бәйләнгән әйберләрне февраль дәвамында Мамадыш мәдрәсәсенә китереп бирергә мөмкин. Шул рәвешле, теләгән һәркем күп балалы гаиләләргә һәм ялгыз пенсионерларга ярдәм итә алачак.