Татарстанның Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин хәбәр итүенчә, районда пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) туган көне – «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәменә багышлап, бик күп чаралар уза. Мәчетләрдә Ахырзаман пәйгамбәре (сгв) шәхесенә, тормышына багышланган вәгазьләр сөйләнелә, районда яшәүче мөселманнар өйләрендә Мәүлид ашлары үткәрә. Район шәһәр-авылларында пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) тормышын яхшы белгәннәр арасында конкурслар да үткәрелә. Бәйгенең бу этабында җиңүчеләр 2нче турда катнашу хокукын алачак. Ул Урыссу бистәсендә узачак һәм анда Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан катнашучылар ярышачак. Исмәгыйль хәзрәт шулай ук районның үзәк мәчетендә һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә мөселман яшьләре җыелышлары үтү турында да әйтте. «Яшьләр, җыелышып, вәгазь тыңлыйлар, үзләрен борчыган сорауларны хәл итү юлларын эзлиләр, – ди мөхтәсиб. – Үзара аралашып, киңәшеп торалар. Җыелышлар чәй табыны артында сөйләшүләргә йомгак ясап төгәлләнә».
Апрель ахырында мөхтәсибәт Коръән укучылар конкурсы үткәрергә җыена.