Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов республика районнары буенча ике атналык эшлекле сәфәр башлады. Әлеге сәфәр Коръән елы һәм Мәүлид ае кысаларында оештырыла. Ике атна дәвамында мөфти Татарстанның барлык районнарында булырга, җирле имамнар һәм районнардагы мәхәллә мөселманнары белән очрашырга ниятли. Очрашу барышында район мөселманнарын борчыган мәсәләләр турында сөйләшүләр, Диния нәзарәтенең планнары турында фикер алышулар булыр дп көтелә.
4 февральдә Илдус хәзрәт Әлмәт, Чистай һәм Алексеевск районнарында булып, мөселманнар белән очрашулар үткәрде.