4 февральдә мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Әлмәттә “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһауттдинов белән очрашты. Әлеге очрашу ТР Президенты игълан иткән тарихи һәм мәдәни мирасны саклау һәм ТР Диния нәзарәте игълан иткән Коръән елы уңаеннан оештырылган иде.
Очрашу барышында уртак эшчәнлекне дәвам иттерү юллары каралды һәм үзара хезмәттәшлек турында килешенде. Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Мәҗит Салихов, Әлмәт районының элеккеге башлыгы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Рафикъ хәзрәт Миңнәхмәтов та катнашты.