2 февральдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашу барышында республикадагы мөселман өммәтенең торышы турында фикер алышу булды. Илдус хәзрәт 2011 елга йомгак ясады һәм Президентны 2012 елда оештырылачак чаралар белән таныштырып үтте. Шулай ук, Диния нәзарәте Мәдәни-тарихи мирас елы кысаларында 2012 елны Коръән елы, дип игълан итүен дә билгеләп үтте.
Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин катнашты.