2012 елның 2 февралендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 3нче һәм 5нче курс студентлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук мәдрәсәнең проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, республиканың төньяк-көнбатыш регионы казые Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм ТҖ МДНнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов катнаштылар. Очрашуның төп максаты – чыгарылыш курс студентларына хәер-фатиха бирү, җәмгыятьнең дини-рухи тормышына якынайту, яшьләрне борчыган сорауларга җавап бирү.
“Безнең өммәтебез оешкан һәм югары әхлакка ия. Иң мөһиме – күңелләрегездә теоретик белемнәр генә түгел, ислам этикасы да булырга тиеш. Җәмгыятьтә гыйлемгә өндәү, иманга кайтару – шулай ук сезнең өстегездә. Сез үзегезгә йөкләнгән бурыч-вазыйфаларны намус белән үтәп, мөселманлыгыгызны акларга тиешсез”, дип билгеләп үтте Мөфти. Сөләйман хәзрәт Зарипов республикада яхшы кадрлар җитмәве нәкъ менә мөселман дини уку йортларын бетергән шәкертләрнең дин өлкәсендә эшләмәвенә бәйле икәнен, билгеләп үтте. Илдус хәзрәт студентларны Татарстан мөселман өммәтенең киләчәге өчен хезмәт итәргә һәм алган белемнәрен практикада да файдалы кулланырга чакырды.