Әгерҗедә районның 2011 елгы эшчәнлеге буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең утырышы үтте. Утырышта Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Якупов та чыгыш ясады. Үзенең чыгышында экстремистик юнәлешләрнең таралуына каршы торырга кирәклекне ассызыклап үтте. Мөхтәсиб хакимият вәкилләрен, җәмәгатьчелекне һәм дини оешма әгъзаларын бердәм эшчәнлекә чакырды. “Район халкы да уяу булырга тиеш, традицион булмаган дини юнәлешләр турында аз гына булса да сизелсә, шунда ук полициягә җиткерергә кирәк”, дип билгеләп үтте Хәлим хәзрәт.
Бүлек мөдире Азат Мусин үзенең чыгышында Әгерҗе районындагы җинаятьчелек (2010 ел белән чагыштырганда) 11,2% кимегәнлеген билгеләп үтте. Әлеге күрсәткечкә, халыкка-дини әхлакый тәрбия күрсәтү ягыннан, имам-мөхтәсиб һәм имам-хатыйбларның да өлешләре булуы бәхәссез.