Буа мөхтәсибәтендә Мәүлид бәйрәме уңаеннан чаралар шактый актив бара. Шимбә-якшәмбе көннәрендә Үзәк мәчеттә Мәүлид ае фазыйләтләре, тарихы, салаватлар әйтү турында мәхәллә халкына вәгазь сөйләнгән. 25 гыйнварында Буа имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин Наратбаш авылы мәчетендәге “Мәүлид бәйрәме”ндә булган. Чарада авыл картлары, мәктәп укытучылары һәм мәчеттә дини гыйлем алучы укучылар катнашкан.
“24 гыйнварда Үзәк мәчеттә мөселман эшмәкәрләре белән очрашу булды, бүген Татар Буасы авылында өйлә намазында катнашып, бәйрәм вәгазьләре сөйләдек. 29 гыйнварда Яңа Авылда халык тарафыннан сайланган яңа имам расланачак. Мөхтәсибәттә эшләр күп, шөкер, Илмир, Мөслим, Равил, Габдерәүф, Фәһим һәм Азат хәзрәтләребез кебек җиңнәрен сызганып эшләүче тырыш хәзрәтләребез булганда, эшлисе дә эшлисе әле”, дип шатлыгын уртаклашты мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт.