Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте ислам турында эшләнгән иң яхшы спектакльгә бәйге оештырырга планлаштыра. Бәйгедә катнашу өчен төп шартлар – эшләр хәнәфи мәзһәбенә туры килергә һәм спектакльнең дәвамлылыгы утыздан алып алтмыш минутка кадәр булырга тиеш.
– Әлеге бәйгене үткәрүнең төп максаты – тамашачыларга исламның дустанә һәм алга киткән дин икәнлеген күрсәтү, – дип белдерде Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин.
Чыганак: www.info-islam.ru