2011 елның 28 декабрендә ТҖ МДНдә хәнәфи мәзһәбенә яраклаштырылган китаплар җыелмасын ТРның дини уку йортлары, мөхтәсибәтләр һәм төзәтү учреждениеләренә тапшыру тантанасы булды.
Әлеге китаплар Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы тарафыннан тикшерелгән һәм расланган. ТҖ МДНнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якубов: “Басылган китаплар арасында халкыбызның иманын ныгыту өчен файдалы китаплар да күп. Шушы уңайдан Татарстан Диния назәрәте 70 данә китапчык әзерләп, аларның бер өлешен Татарстан төрмәләрендәге тоткыннарга, мөхтәсибәтләр каршындагы дини курсларга һәм республиканың дини уку йортларына таратырга булды", дип билгеләп үтте.
Диния нәзарәтенең төрмәләрдәге тоткыннар белән эшләү бүлеге белгече Фәрхәт Мәүлетдинов әлеге китапларның төрмәләргә таратылуының әһәмиятлелегенә аерым басым ясап үтте: "Бүгенге көндә төрмәләрдәге ислам динендә булган тоткыннар дини китапларга аеручы зур ихтыяҗ тоя. Биредә интернет кебек мәгълүмат чаралары юк, шуңа күрә дә аларга мондый дини китаплар бик зур ихтыяҗны канәгатьләндерәчәк".