2011 елның 2 декабрендә Казанда сакланган иң беренче төзелгән мөселман корылмаларының берсе һәм федераль дәрәҗәдәге архитектура һәйкәле Апанай мәчетенең ачылыш тантанасы булып үтте.
Мәчет ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республикабыз ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, Чуашстан Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, РФ Президенты Администрациясе вәкиле Илья Баринов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Апанаевлар нәселенең кардәшләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Дин әһелләре дә, җәмәгать эшлеклеләре дә әлеге мәчет ачылышының тарихи әһәмиятен ассызыклап үттеләр. Республикабыз җитәкчесе мәчеткә Изге Коръән китабын тапшырды. Мөфти Илдус хәзрәт: “Әлеге мәчет ачылу үзенә күрә бер милли-мәдәни кыйбла булып тора. Төзекләндерүгә өлеш керткән иганәчеләргә, республикабыз җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә шул рәвешле динебезне бергәләшеп үстерергә, ныгытырга, мөселман кардәшләребез белән бергәләшеп, рухи камиллеккә ирешергә насыйп булсын”, дип билгеләп үтте.