2011 елның 18 ноябрендә Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Яңа Чишмә районында булып кайтты. Биредә ул Имамнар һәм мәчет каршындагы дин сабакларын алып баручы укытучылар белән очрашты. Катнашучыларны Тр мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге һәм якын киләчккә планнары белән таныштырып үтте, сорауларына җавап бирде.
Үткәрелгән чарада шулай ук район администрациясе башлыгы Вячеслав козлов та катнашты.