2011 елның 17 ноябрендә сәгать 12.00дә дөньядагы иң зур Коръәнне Кол Шәриф мәчетенә алып кайттылар.
Әлеге тарихи чарада ТР Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР премьер-министры Илдар Халиков, ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, Россия Мөфтиләр Шурасы һәм Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Россиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе, шәех-әл-ислам, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин катнаштылар.
Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов бүгенге чараның Татарстан мөселманнары өчен генә түгел, бөтен ислам дөньясы өчен дә зур тарихи вакыйга булуын билгеләп үтте.
Әлеге Коръән китабын 2012 елның май аенда Болгарга – Истәлек билгесе бинасына күчерәчәкләр.