2011 елның 14 октябрендә “Кол Шәриф” мәчетендә Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов АКШның демократия, кеше хокукы һәм хезмәт буенча Дәүләт сәркатибенең ярдәмчесе Майкл Познер белән очрашты.
Шәһәребез кунагына мәчет һәм аның тарихып сөйләп үтте, шулай ук мөфти Майкл Познерны Татарстандагы дини ситуация таныштырды. И.Фәйзов ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең структурасы, эшчәнлеге, төрле конфессиягә караган кешеләр арасындагы толерантлык мөнәсәбәтләре, хәнәфи мәзһәбенең үзенчәлекләре һәм экстремизмга юл куймау турында бәян итте. Очрашу ахырында М.Познер Илдус хәзрәткә очрашу өчен рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә республикада шулай уңышлы эшләвен дәвам итүен теләде.