21 августта Бөгелмә Үзәк мәчете каршында хатын-кызлар арасында Коръән бәйгесе үтте. Конкурсантларның иң яшенә 4 яшь булса, иң өлкәненә 76 яшь иде. Әлеге бәйгедә республиканың күп кенә районнарыннан барлыгы 70 кеше катнашты. Бәйгедә катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгенең жюри әгъзалары – Урыссу “Фәнис” мәдрәсәсенең Коръән укытучылары.
Шулай ук әлеге чарада ТР көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Коръән-хафиз Ниджати Топаоглу (Төркия) та катнаштылар.